,
search took 0.001 sec. Search results
- XIX гасырда ук идеясе тернәкләнгән, 1906 елда реаль җимешләре — спектакльләр рәвешендә киң мәйданга чыккан театр сәнгатебез. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Шулай, кайчандыр хосусый йортларда оеша башлаган эреле-ваклы үзешчән түгәрәкләрдән чын профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән, дистәләгән еллар дәвамында үз халкына тугрылыклы хезмәт иткән, алай гына да түгел — кардәш төрки халыкларның кайберләренә дә театр сәнгате тудыруда булышлык күрсәткән Татар милли театры үз гомеренең икенче йөзьеллыгына узды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Элек идел-урал төбәкләрендә һәм гомумән Русия империясенең, аннары ссср дигән супердәүләтнең күп кенә үзәкләрендә, хәтта ерак почмакларында сәхнә сәнгатебез байрагын югары күтәргән театрыбыз соңгы елларда кыю адымнар белән халыкара киңлекләргә дә чыга башлады. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Сәхнә сәнгатенең әһәмияте хакында сүз чыккач, мин тагын бер гомум, шул ук вакытта бик үзенчәлекле бер мәсьәләгә махсус тукталуны, һәм сәхнә осталарыбызның халыкка күрсәткән олы, игелекле хезмәтенең тагын бер сыйфатына төртеп дигәндәй күрсәтүне кирәк табам. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Сүз гомумән сәхнә сәнгатенең, сәхнәгә чыккан тамашаларның цензор чикләүләреннән чагыштырмача иреклерәк булу сыйфаты хакында. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Халыкның зур күпчелегендә рухи өметсезлек, милли нигилизм хисләре көчәеп, милли мәнфәгатьләргә карата битарафлык мөнәсәбәте хасил булды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Моның ачык күрсәткече — иң элек туган телнең кулланылыш мәйданы тараюда, иҗтимагый хаҗәте кимүдә чагылды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Каты итеп сүгенеп, шәхесләрне изүгә, сындыруга сәләтле булса да, фикри мөстәкыйльлек җәһәтеннән бөтенләй үз йөзен югалта язган вакытлы матбугат бер урында таптанып калды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ниһаять, милли рухы, тарихи һәм гуманистик традицияләре төптән киселгән, бары төгәл һәм табигый фәннәрдә генә үз йөзен югалтмаган мәктәп системасы саклана алды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Менә шундый шартларда сәхнә сәнгате азмы-күпме дәрәҗәдә үзенең мөстәкыйльлеген югалтмаган иде. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ